Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләрнең балаларын кинотеатрга җыйдылар

Бүгенге көндә шәһәрдә 30дан артык шундый чара уздырылган.

Чаллыда махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә даими рәвештә ярдәм чаралары оештырыла. Шушы көннәрдә хәрбиләрнең балалары өчен янәдән традицион мультфильм күрсәтү оештырдылар — кинотеатрга 220 баланы чакырдылар. Урында ук яшь тамашачыларны татлы тәм-томнар һәм сок белән дә сыйладылар.

Бүгенге көндә Чаллыда инде 30дан артык шундый чара уздырылган. Проектның координаторы – «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Эдуард Фәттахов.

«Безнең проект бүген Туган илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Без, үз чиратыбызда, һәр хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә игътибарлы булырга һәм аларны кайгыртырга, балаларны буш вакытны кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге белән тәэмин итәргә тиеш», — дип билгеләп үтте ул.

«Якшәмбе көнен файдалы итеп уздырдык: кызыклы мультфильм карадык, бик күп уңай хис-кичерешләр алдык. Балалар исә яхшы кәеф кенә түгел, яңа дуслар да табып кайтып китте. Без кино күрсәтүләргә бик теләп йөрибез һәм бу проектны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез», — диде хәрби хезмәткәрләрнең берсенең хатыны.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев