Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кызны вәхшиләрчә үтергән мигрантларны нинди җәза көтә?

Вәхшиләрчә кылынган җинаятьтә Үзбәкстаннан килгән ике ир-ат гаепләнә.

Чаллыда вәхшиләрчә 46  яшьлек хатынны үтергән мигрантларны Үзбәкстан суды хөкем итәчәк. Бүген бу хакта шәһәрнең Эчке эшләр идарәсендә үткән киңәшмәдә мәгълүм булды. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның 22 декабрендә ике Үзбәкстан гражданы бер хатынны вәхшиләрчә үтереп, гәүдәсен тураклап, бер өлешен 14нче бистәдәге коллекторга, калган әгъзаларын шәһәр читендәге чүплеккә ташлыйлар. 

Хатын-кызның югалуы хакында 25 декабрьдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан улы хәбәр итә. Камерадагы видеоязмалар буенча мәетне дә табалар, җинаятьчеләрнең дә эзенә төшәләр. Тик алар инде бу вакытка Россиядән чыгып киткән булалар.  

Бераз вакыттан соң җинаятьтә шикле кешеләрнең Үзбәкстанның полиция бүлегенә китерүләре мәгълүм булды. Алар биредә мәхкамә каршына басачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы