Чаллыда хезмәт хакы да, эш урыннары да арткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт хакы да, эш урыннары да арткан

Финанслар идарәсе башлыгы әйтте.

Чаллыда узган ел өчен НДФЛ (физик затлар керемнәренә салым) буенча түләүләр 1,5 млрд-ка арткан. Узган ел шәһәр бюджетына 7 млрд-тан артык акча кергән. План 148%ка арттырып үтәлгән. 

«Оешма-предприятиеләрдә хезмәт хакы уртача 27% ка артты. 4280 яңа эш урыны барлыкка килде. 1 млрд 261 млн сумлык дивидендлар түләнде. Шул сәбәпле физик затлар керемнәренә салым артуына ирештек», – дип белдерде финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова.

Салым керемнәренең 75%ын НДФЛ тәшкил итә.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев