Чаллыдагы авариядә зыян күргән фельдшер ни хәлдә?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы авариядә зыян күргән фельдшер ни хәлдә?

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары ике тәүлек дәвамында авариядә зыян күргән фельдшерның гомерен саклап калу өчен көрәште.

Ниһаять, 38 яшьлек ир-атның хәле тотрыкланды. Тиздән аны реанимобиль ярдәмендә Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар. Табиблар әйтүенчә, пациентның хәле авыр, ул үз аңында.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев