Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды

Чаллы мэры гуманитар йөк җыярга булышкан кешеләргә рәхмәт белдерде.

Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк озатылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәгечә хәрбиләргә ярдәм илтүче машина йөртүчеләрнең һәрберсе белән исәнләшеп хәлләрен сорашты.  
Ике йөк машинасына 18 тоннадан артык йөк: перчатка, биноколь, хуҗалык товарлары,  медикаментлар, азык-төлек төялгән.  

Шулай ук 68нче коррекция мәктәбе укучыларының коры душы, Үзәк район ТОСлары ассоциациясенең 115нче балалар бакчасы белән берлектә җыйган носкилар,  шәхси гигиена әйберләре  һәм башкалар хәрбиләргә бик кирәк булачак. 

Хәйрияче, эшмәкәр Рөстәм Гатинның кыр кухнясы өчен  УАЗ ПАТРИОТ машинасы җибәрелде. Иганәчеләр ярдәме белән алынган әлеге машинаны  Лисичанск халкына кайнар ризык ташу өчен файдаланачаклар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гуманитар ярдәм туплауга өлеш керткән иганәчеләргә, эшмәкәрләргә,  предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, халыкка, волонтерларга һәм башка битараф булмаган кешеләргә  рәхмәт әйтте. "Ялга кайткан хәрбиләр ярдәмнең кирәк булуын әйттеләр. Без аларга һәм Лисичанск халкына  күпме кирәк шуның кадәр ярдәм итәчәкбез", - диде ул. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация #своих не бросаем