Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Россия Хәрби көчләренә чираттагы гуманитар йөк озатылды

Азык-төлек кенә түгел, транспорт та җибәрелде.

Бүген Чаллыдан быел беренче гуманитар йөк колоннасы Россия Хәрби көчләренә озатылды. Хәрбиләргә һәм Татарстан шефлыкка алган өлкәләргә ике фура гуманитар йөк, трактор, УАЗ һәм КАМАЗ машиналары җибәрелде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәгечә беренче булып йөкне илтүче машина йөртүчеләр белән исәнләшеп, хәлләрен сорашты. Аның: «Үзебезнекләр янына барсызмы?» – дигән соравына егетләр: «Әйе» дип җавап бирделәр. 

«Аллаһы Тәгалә Чаллы халкының илебез иминлеге өчен башкарган изге эшләрен күрә. Бүген Чаллыдан илебез хәрби көчләренә чираттагы шефлык һәм гуманитар ярдәм җибәрәбез.  Шәһәр халкына, «КАМАЗ» ГАҖнә, шәхсән Сергей Когогинга рәхмәт. Ул безнең тәкъдимнәрне хуплый, ярдәм итә. Безнең яндагы ТР Дәүләт  һәм шәһәр Советы депутатларына да рәхмәт. Алар финанслары һәм күркәм гамәлләре белән гуманитар йөк колоннарын формалаштыруга зур өлеш кертәләр», – диде мэр. 

Наил Мәһдиев Лисичанскта эшләүче «Приют человека» проекты җитәкчесе, эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар командасы эшчәнлеген дә искә алды. 

5 мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итү өчен Гатин командасына башкарма комитет азык-төлек җибәрә. Шәһәр җитәкчесе бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте. 

Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыдан Донбаска 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды.

Мэр машина йөртүчеләргә хәерле юл теләде, Чаллы хәрбиләренә: «Исән-сау кайтыгыз, Сезне Чаллыда, гаиләләрегездә көтәләр»,  - дип әйтергә кушты. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция