Чаллыдан Херсон һәм Белгородка гуманитар ярдәм машинасы озатылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Херсон һәм Белгородка гуманитар ярдәм машинасы озатылды

Бу - хәрби операция зонасына җибәрелгән 20нче машина.

Бу юлы да фура машинасы 18 тонна кирәк-яраклар белән шыплап тулды. Азык-төлек, су, дарулардан тыш, хәрби кораллар (дроннарны юк итүче җайланма, рация, бинокльләр, караңгыда күрсәтүче җайланма), генератор, планшетлар да бар. 2 млн сумнан артык гуманитар ярдәм җыелды.

«Хәрбиләр исеменнән гуманитар ярдәм илтүчеләргә, бизнес вәкилләренә рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар бизнес турында гына түгел, ил турында да уйлыйлар. Ә туган ил – ул Ватаныбызны сакалучылар», – диде мэр Наил Мәһдиев.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев