Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - Дисней герое

Беркайчан да үсәргә теләмәгән малайның очы-кырые булмаган фантазияләре тамашачыны тылсым иленә алып керә.

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда "Болгар" балалар вокал һәм бию студиясе Яңа ел уңаеннан үзләренең спектакльләрен тәкъдим итте. "Как попасть в Небыляндию" дип аталган музыкаль спектакль бөтен дөньяга танылган Джеймс Барриның "Питер Пэн" әкиятенә нигезләнгән. Беркайчан да үсәргә теләмәгән малайның очы-кырые булмаган фантазияләре тамашачыны тылсым иленә алып керә. Анда бернинди дәрес әзерләүләр, табак-савыт юулар, аш-боткалар да юк.

Режиссер Анастасия Шендер әлеге спектакль аша балачакның кадерен белергә өнди. Монда шулай ук ана һәм бала мөнәсәббәтләре дә алгы планга чыга. Бертуктаусыз тиргәп, тәрбияләп торган әниләрнең бала тормышында иң мөһим кеше булуы ассызыклана.

Спектакльдә 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар катнаша. Барысы да чын профессионалларча уйный, бии һәм җырлый. Аларның чыгышларын музыка җитәкчеләре Гөлнара Шәмсетдинова һәм хореографлары Залина Третьякова әзерләде.

"Киләчәктә татар телендә дә чыгышлар көтелмиме?" дигән соравыбызга студия директоры Алина Радиковна: "Бу әле безнең беренче генә спектаклебез, шуңа да алдагы планнар хакында сөйләргә бераз иртәрәк", - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мәдәният