Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга яңа кар чистарткычлар кайтартыла

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә махсус техника ачкычларын тапшырды.

Чаллыга 17 махсус коммуналь техника кайтартачаклар. Бу “Бродвей” фронталь төягечләре, роторлы кар чистарткычлар, автогрейдерлар, экскаватор-төягечләр һ.б.  Шундый ук техника республиканың калган муниципалитетларына да озатылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мәгълүм булды. Муниципаль район вәкилләренә махсус техника ачкычларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  

«Бу республикада күркәм гадәткә әверелде. Мисал өчен, 2017-2021 елларда да районнарга 500дән артык махсус коммуналь техника тапшырылган», - дип белдерделәр ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов район һәм юл хезмәте предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге техникадан нәтиҗәле файдалану үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук рәис, инде берничә көн дәвамында авыр шартларда кар чистарту белән мәшгуль коммуналь хуҗалык эшчеләренә рәхмәтен белдерде. 

фото: ТР Рәисе телеграм-каналы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы