Очрашулар кайда була?
Чаллыга Россия Президенты премиясе лауреаты, РФ театр әһелләре берлегенең «Алтын битлек» премиясе иясе, Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров килә. Ул республика театрларында күп спектакльләр куйган шәхес.
Очрашуны ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оештыра. Күренекле режиссер, 46нчы мәктәпнең элеккеге укучысы Айдар Җаббаров 9 сентябрьдә 9 сәгатьтә балалар театр мәктәбендә (ул биредә дә укыды), 14 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда халык белән очраша.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фотолар «Татар-информ»нан алынды.
Нет комментариев