Режиссер Айдар Җаббаров әти булды
Бу хакта Тинчурин театры хәбәр итте.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы сөенечле хәбәр җиткерде.
Баш режиссер Айдар Җаббаров әти булды. Сөеклесе, телесериаллар герое Эльвина Насыйбуллина аңа нәни кызчык бүләк итте.
"Нәни кызыгыз сау-сәламәт, бәхетле булып үссен.
Өегез һәрвакыт мәхәббәт, җылылык һәм иҗат рухы белән тулып торсын!", -диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, Айдар Җаббаров Чаллыда туып-үсте. 46нчы мәктәпне, балалар театр сәнгатен мәктәбен тәмамлап, язмышын театр сәнгате белән бәйләде. Ул республика театрларында бик күп спектакльләр куйды. Россия Президенты премиясе лауреаты булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев