Чаллыга Ришат Төхвәтуллин килә
Шәһәр халкына онытылмаслык бәйрәм әзерлиләр.
30 августта шәһәрдә икеләтә бәйрәм көтелә. Чаллы Татарстан Республикасы һәм шәһәр көннәрен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары Чаллының өч районында да узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бай программа тәкъдим ителә.
29 һәм 30 август Ф. Табеев исемендәге яр буенда һәм «Яр буе» паркында балалар арасында чаңгы роллерлары һәм җиңел атлетика буенча ярышлар узачак.
10:00 сәгатьтән Хәсән Туфан проспекты буйлап «Акварель-2024» күләмле чәчәк композицияләре күргәзмәсе эшләячәк. Шәһәр халкы аны чәчәкләр бәйрәме дип йөртә. Биредә питомникларда үстерелгән чәчәкләр, агач-куаклар да сатып алып булачак.
11:00 сәгатьтә Ипподромда ат чабышлары, милли көрәш башлана. «Татарстанның төп байлыгы - халыклар дуслыгы» бәйрәм концерты узачак.
11:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында «Татарстаным» репродукцияләренең күчмә күргәзмәсе, Илдар Хановның скульптур композицияләре буенча экскурсия, балалар арасында рәсемнәр конкурсы һәм «Төбәгем тарихы» викторинасы узачак.
12:00 сәгатьтә Шишкин бульварында һәм Г. Тукай исемендәге яр буенда бәйрәм концертлары оештырыла.
13:00 сәгатьтә «Яр буе» паркы мәйданында «Туган көнең белән, Республика» концерты булачак.
16:00 сәгатьтә Җиңү паркында шәһәрнең иҗат коллективлары «Прекрасен ты – мой Татарстан» концерты оештыра.
Төп тамаша «Яр буе» паркы мәйданында узачак. 17:00 сәгатьтә шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
«Бәйрәмнең төп кунагы – ТР атказанган артисты Ришат Төхфәтуллин. Шулай ук «L 'ONE» (Леван Горозия) артисты чакырулы. «Авторадио–Яр Чаллы» радиостанциясеннән һәм Санкт-Петербургтан Россия клуб индустриясендә әйдәп баручы музыкантларның берсе Максим Лаврушкиннан дискотека көтелә», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев