Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын 100 зур автобус кайтартылачак

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы лизингка автобуслар сатып алу буенча инвестиция проектында катнашуга гариза юллаган. Мэр Наил Мәһдиев әйтүенчә, проект кысаларында 100 НЕФАЗ автобусы сатып алу планлаштырыла. 

“Барысы да яхшы булса, быел 50 зур автобус алырга ниятлибез. Киләсе елда да 50 җәмәгать транспорты кайтартачакбыз. Якын арада без нормативны үтәргә тиеш. Чаллы проспектларына көн саен 200 автобус чыгарга тиеш. Без РФ хөкүмәте, “КАМАЗ” ПАҖ җитәкчелеге, һәм әлбәттә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәменә өметләнәбез. Чаллы үзе генә зур чыгымнарны тарта алмый!” - ди мэр. 

24 НЕФАЗ автобусы гына 300 млн сумга төште. Алар шәһәр бюджеты акчасына сатып алынды. Яңа җәмәгать транспортын кабул итү тантанасы Яр буе паркы мәйданында булды. Моннан укы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай автобуслар