Чаллыда зур автобуслар проспектларга 15 июльдән чыгачак
Шәһәр барлыгы 24 автобус сатып алды.
Чаллыда истәлекле вакыйга. Шәһәргә 10 өр-яңа НЕФАЗ маркалы автобуслар кайтартылды. Исегезгә төшерәбез, май азагында шәһәр халкы 14 җәмәгать транспорты кабул иткән иде. Хәзер барлыгы 24 автобуслы булдык. Алар заманча, 111 пассажир сыйдырышлы. Шофёр һәм пассажирлар өчен уңайлы итеп ясалган. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.
“Әлеге автобуслар халыкка сыйфатлы, социаль хезмәт күрсәтер дип ышанасы килә. Игътибар итәм: социаль хезмәт! Монда акча эшләү күздә тотылмый. Бүген юл бәясе 60 сумнан артык булырга тиеш. Җәмәгать транспортында 30 сумга йөрибез. Бөтен чыгымнарны шәһәр бюджеты каплаячак”, - ди Наил Мәһдиев.
Автобуслар “Шәһәр коммуналь хуҗалыгы” муниципаль предприятиесенә тапшырылды. Аның җитәкчесе - Альвир Әгълиуллин.
Яңа автобуслар шәһәр проспектлары буенча 15 июльдән йөри башлаячак. Алар 2нче һәм 3нче маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев