Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов килде

Нинди максат белән?

Чаллыга Россиянең үсеш корпорациясе (ВЭБ.РФ) рәисе Игорь Шувалов килде. Ул "Мастер" Кама индустриаль паркы, андагы 2 предприятие («Полихим Системс» һәм «ИндунКлач») эшчәнлеге белән танышты. Зур кунакны шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов каршы алды.   

КИП "Мастер" генераль директоры Фәрид Закиров сәнәгать паркында эшләүче предприятиеләр турында сөйләде. Бүген аларның саны - 290. 12600гә якын кеше хезмәт куя. Салым түләүләре 19 млрд сумга якын.

Хәзерге вакытта 13 048 кв.м мәйданлы «Олимп» сәнәгать паркын да төзиләр. Биналарның күбесе ТР машина төзелеше кластерына хезмәт күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Ул электр транспорт чараларына инновацияле электрон системалар җитештерүче үзәк булачак. Инвестиция күләме 11 млрд сумны тәшкил итә.

Чаллы хакимияте фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев