Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны туристик кэшбэктан файдаланып калырга чакыралар

Турларны 10 сентябрьгә кадәр сатып алырга, ә сәфәргә 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр чыгарга мөмкин.

Россиядә туристлар кешбэгының яңа – көзге этабы башланды. Аның ярдәмендә Россиянең теләсә кайсы төбәгенә ташламалы шартларда сәяхәт итеп була. Турларны 10 сентябрьгә кадәр сатып алырга, ә сәфәргә 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр чыгарга мөмкин. Моның өчен чаллылылар шәһәрнең теләсә кайсы туристик агентлыгына мөрәҗәгать итә ала.

Сәфәрне әлеге түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләргә кирәк. Ул вакытта туристлар биш көн дәвамында тур бәясенең 20 процентын (20 мең сумнан артмый) кайтара алачак.

Программа шартлары, тулаем, элеккечә кала. Әмма үзгәрешләр дә бар. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Ерак Көнчыгышка сәфәрләр өчен кешбэк күләме арта. Моңа кадәр Ростуризм башлыгы Зарина Догузова аңлатып үткәнчә, Ерак Көнчыгыш кунакханәләрендә яшәү бәясенең 20 процентын – әмма инде максимум 40 мең сумын кире кайтарырга мөмкин булачак.

Шулай ук сәфәрләр озынлыгы да арта: моңа кадәр кешбэк алу өчен кунакханәдә ике көн яшәүгә тур броньлау да җитсә, хәзер – өч төннән башлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм