Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы 14 катлы йортта күңелсез вакыйга булды

Урынга алар тиз арада ашыгыч медицина ярдәме хезмәте һәм хокук сакчылары килә.

Чаллыда 25 майда 17 комплекстагы 14 катлы йорттан бер кеше килеп егылып төшә. Моны йорт яныннан үтеп баручы шаһитлар күреп ала. Урынга алар тиз арада ашыгыч медицина ярдәмен һәм хокук сакчыларын чакырта. 

Мәгълүм булганча, ир-ат кибет түбәсенә төшә. Аны коткаручылар менеп алып, табибларга тапшыра. Хәзерге вакытта ул Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең травмотология бүлегендә  (БСМП)  дәвалана. 

Хастаханәнең матбугат хезмәте белгечләре сүзләренә караганда, аның 11 каттан егылып төшүе әле берничек тә расланмаган. Бу ир-атның үз сүзләре генә. “Шул кадәр биеклектән егылып, балтыры гына сыну шик уята», - ди белгечләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига