Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2 ир-атның күзләренә тимерчыбык кадалган

Аның озынлыгы - 3 сантиметрдан артык.

Ике пациент та көннәр җылыту белән бакчаларына барган. Икесе дә бер төрле диярлек травма алган. Болгарка белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр. Ир-атлар әйтүенчә, болгарка тиз әйләнгәндә тимерчыбыктан ясалган щетканың (әйберләрне тутык, иске буяулардан чистарту өчен кулланыла) бер корыч кылы ычкынып китә алуын алар уйламаганнар да. Күзләрен саклау өчен күзлек тә кимәгәннәр.

«Мондый травмалар нәтиҗәсендә күз сукыраерга мөмкин. Өч көн эчендә без ике катлаулы операция ясадык. Пациентларның күзеннән 3 смдан да зуррак кылларны чыгарырга туры килде. Беренче очракта тимерчыбык күзнең мөгез катлавын (роговица), төсле катлавын (радужка), ясмыгын (хрусталик) тишеп кергән һәм күз алмасына кереп калган.  Икенче очракта тимерчыбык күзнең кырыена кергән һәм очы чыгып тора иде», – ди офтальмология бүлеге мөдире Айзат Тимиров

Табиб аңлатуынча, мондый вакытта зыян күргән күз башта чистартыла, аннары тимерчыбык микропинцет яки магнит ярдәмендә тартып чыгарыла. Соңыннан күзне тегәләр һәм пациент тернәкләнү процессы уза. 

Пациентларның берсе «җиңел котыла» – аның күз күрүен 100 процент кайтаралар. Икенчесенең күзен әгъза буларак һәм өлешчә күрү сәләтен саклап калу да табиблар казанышы дияргә була. Дәвалану һәм тернәкләнү озакка сузылачак. Ул хастаханәдә калды, дип белдерде Айзат Тимиров.

Табиб яз һәм җәй көннәрендә мондый имгәнүләр саны артуын искәртте. Аларны булдырмас өчен электр инструментлары белән эшләгәндә күзлек кию кирәк. Күзгә чүп кергән очракта кичекми табибка күренү мөһим. Аны үзегез чыгарган очракта күзгә күбрәк зыян салу куркынычы бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев