Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының әдәбият тарихы музее кызыклы чаралар оештыра

«Әбием сандыгы»нда ниләр бар?

27 май – китапханәләр көне. Шул уңайдан шәһәр китапханәчеләре төрледән-төрле чаралар  үткәрәләр.

Татарстанның атказанган хезмәткәре Роза Хәмидуллина әйтүенчә, бу көнне шәһәр үзәк китапханәсендә дә шәһәрдәшләр күңелендә калырлык чаралар оештырыла. 

«Без үзебезнең әдәбият тарихы музеенда «Әбиемнең сандыгыннан» дип исемләнгән күргәзмә үткәрәбез. Анда әдәбият турында сөйләшәчәкбез. Моннан тыш, әбиләребез сандыгында сакланган төрле экспонатлар – милли әйберләр белән танышырга, алар турында мәгъләмат алырга мөмкин булачак. Шулай ук хатын-кызларның түш билгесе – лалә формасындагы значок ясау, шәҗәрә төзү буенча мастер класслар үткәрбез», – ди Роза Хәмидуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә