Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының эшлекле хатын-кызлары ниләр эшләргә җыена?

Үзенчәлекле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко җитәкчелегендәгеЧаллының эшлекле хатын-кызлар берлеге «Камкомбанк»та күчмә утырыш үткәрде. Гүзәл затлар 2023 елга эш планы кабул иттеләр.

Башта «Камкомбанк»ның идарә рәисе Лилия Байчурина банкның узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Аннары берлек әгъзалары 2023 елга планнары белән уртаклаштылар. 

Лилия Ягудина «Ышаныч» социаль ярдәм үзәге белән берлектә үзенчәлекле кешеләр өчен «Игелекле очрашулар» оештырырга тәкъдим итте. 

Милиция полковнигы Римма Искандрова төрле категориядәге балалар өчен трамвайда «Яраткан шәһәрем» дип исемләнгән экскурсияләр үткәрергә алынды. «Әлеге чарага олимпиадаларда җиңүчеләрне, бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балаларын чакырабыз. Бу балаларда шәһәргә мәхәббәт, ватанпәрварлык хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк», – диде ул.

Әдилә Галимәрдәнова Үзәк район хакимияте белән берлектә Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшәү өчен бие» дип исемләнгән фестиваль һәм ишегалларында төрле уеннар оештырырга планлаштыра.

Берлек җитәкчесе Гөлзадә Руденко Чаллының берничә талантлы баласын шефлыкка алырга тәкъдим итте. «Биюче, җырчы, музыка һәм рәсем ясау белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче 4 баланы үзебезнең канат астына алып, аларга үсәргә, бәйгеләрдә катнашырга ярдәм итәргә кирәк. Бу өлкәдә тәҗрибә бар. Безнең  ярдәм белән үскән Рузил Гатин, Ирина Болтикова һәм башка талантлар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә уңышлы чыгыш ясап, Чаллыны данлыйлар», – диде ул. 

Эшлекле хатын-кызлар 8 март бәйрәменә Донбасс хатын- кызларына бүләкләр алып җибәрергә дә җыеналар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы игелекле гамәл