Аны булачак директор Рамил Садриев тәкъдим иткән.
34нче комплекста төзелүче яңа мәктәпне караганда, мэр наил Мәһдиевка уку кабинетын күрсәттеләр. Иркен, якты бүлмә. Яңа парталар, уңайлы урындыклар. 
Әмма күзгә ташланганы - заманча уку тактасы. Ул кечкенә шкафлар белән уратылган.
"Укытучы уку әсбапларын, кирәк яракларын шунда гына алып куя ала. Кабинетның бер очыннан икенче очына йөрисе түгел", - ди булачак мәктәп директоры Рамил Садриев. Әлеге такта йөрмәле. Аның эчендә интерактив экран.

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотосы
Нет комментариев