Чаллының яшь көрәшчеләре Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь көрәшчеләре Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады - ФОТОЛАР

Җиңүчеләрне тугыз үлчәү авырлыгында ачыкландылар.

19-21 февральдә Мамадыш районы Түбән Ошма авылында 2008-2009 елгы егетләр арасында «Ялкын» журналы призына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Командалар арасында Чаллы көрәшчеләре өченче урынны яулады. Егетләребез шәхси беренчелектә дә сынатмады.

65 кг үлчәү авырлыгында - Салават Дәүләтбаев (тренерлары Р. Сәлимханов, И. Шәмсевәлиев), 80 кг үлчәү авырлыгында Камариддин Саидганиев беренче (тренерлары В. Юкин, И. Шәмсевәлиев) урыннарга  лаек булдылар.  55 кг үлчәү авырлыгында Азат Шәвәлиев - икенче (тренерлары Р. Сәлимханов, И. Шәмсевәлиев), 75 кг үлчәү авырлыгында Илдус Мәрдәнов өченче (тренерлары И. Хәйбуллин, И. Шәмсевәлиев) булды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев