Чаллының иң яхшы мәктәпләре билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң яхшы мәктәпләре билгеле

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры хәбәр итте.

Чаллының 26нчы һәм 76нчы гимназияләре Татарстанның иң яхшы мәгариф учреждениеләре дип табылды. Бу хакта Министрлар кабинетында үткән киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде. 

Сүз уңаеннан, бу гимназияләрдә укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар. 26нчы гимназиядә рус теленнән уртача балл – 86,4, профильле математикадан – 82,1, үзең теләгән фәннән 77,2 тәшкил итә. 

76нчы гимназиядә рус теленнән уртача балл –86,7, профильле математикадан –77, үзең теләгән фәннән 80. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф #100бальник

Нет комментариев