Чаллының медицина көллиятендә вакансияләр ярминкәсе узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының медицина көллиятендә вакансияләр ярминкәсе узды

Ул студентлар өчен оештырылды.

Чаллының медицина көллиятендә вакансияләр ярминкәсе узды.  Анда йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Ришат Нугуманов, 2нче балалар поликлиникасы баш табибы Светлана Бушмакина, 1нче теш дәвалау поликлиникасы баш табибы Рания Теркулова, ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Сергей Крылов һәм баш шәфкать туташлары катнашты. 
Алар эш шартлары, беренче адымнар, яшь белгечнең күпме хезмәт хакы алуы турында сөйләделәр. 
Медицина көллияте директоры Ирина Нургатина әйтүенчә, беренче эш урынын сайлау ул зур җаваплылык. «Вакансияләр ярминкәсендә студентларга һөнәрләрендә үз урыннарын,  ә эш бирүчеләргә хезмәткәр табу мөмкинлеге зур», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты

Нет комментариев