Чаллының Сидоровка бистәсендә 18 катлы йорт төзи башлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Сидоровка бистәсендә 18 катлы йорт төзи башлыйлар

Биредә 179 фатир булачак

Чаллының Сидоровка бистәсендә беренче күпкатлы комерцияле йорт төзеләчәк. 18 катлы торак бинада 179 фатир булачак. Бүгенге көнгә инде аның фундаментын салганнар.  Аның ишегалдында яшел зона, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырырыга да исәп тоталар. 

Искәртеп үтәбез, соңгы елларда Сидоровкада бары социаль ипотека буенча гына йортлар төзелгән иде. Бу коммерция шартларында төзелүче беренче күпкатлы торак объект. 

объект макеты: ДОМКОР

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев