Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы федераль университетының дүрт студенты укытучыга ришвәт биргән өчен шартлы срок алды

Суд карары буенча укучылар 10 айдан бер елга кадәр шартлы срокка хөкем ителгән.

Чаллы федераль университетының ришвәт биреп билге алган дүрт студентына хөкем карарын шәһәр суды чыгарган. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү фаразлары буенча, җинаять эше нигезенә алынган вакыйгалар КФУның Чаллы институтында «Электр энергетикасы һәм электротехника» белгечлеге буенча читтән торып укып чыгучылар соңгы курсларда укыганда булган.
Шулай итеп, аларның берсе, билгеле бер дисциплиналар буенча уңай билге алырга теләп, 2017 елның маенда арадашчыга 3, 5 һәм 8 мең сум акча күчергән.
Берничә көннән банк-онлайн аша тагын 16 мең сум акча киткән. Соңгы сумманы укыту-методика эше буенча белгеч алган. Ул укытучыны студентның зачет кенәгәсенә һәм зачет-имтихан ведомствосына уку практикасының уңышлы тапшырылуы турында мәгълүмат кертергә мәҗбүр иткән.
Суд карары буенча, студентлар үз «булдыклылыклары» өчен ун айдан бер елга кадәр шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән.
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180761/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев