Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы иң яхшы юллы шәһәрләр буенча Россия рейтингында икенче урында

Төмән, Чаллы һәм Мәскәү иң яхшы юл өслекле Россия шәһәрләре рейтингын җитәкләде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Бу хакта РИА Новости SuperJob сервисының тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә. Россиялеләргә «Сезнең шәһәрдә юллар торышын уртача бәяли аласыз…» дигән сорауга «Бик яхшы», «Яхшы», «Канәгатьләнерлек», «Канәгатьләнерлек түгел» дигән җавап вариантларыннан сайлап алырга тәкъдим ителде.
Әлеге рейтингта Чаллы икенче урынга чыкты: туган шәһәрендә юллар сыйфатын халык 3,75 баллга бәяләде. 2018 елгы рейтингның абсолют лидеры Төмән булды. Шулай итеп, бу ике шәһәр Мәскәүне узып китте.
Тикшеренү 2018 елның 25 октябреннән 12 ноябренә кадәр үткәрелде, анда Россиянең 500 меңнән артык кешесе булган 37 шәһәрендә яшәүчеләр катнашты. Тикшеренүдә катнашучылар – 18 яшьтән өлкәнрәк, машина йөртү хокукына ия булган икътисади актив халык.

 

http://maydan.tatar/chally-in-yaxshy-yully-sheherler-buencha-rossiya-rejtingynda-ikenche-urynda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев