Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын Элеватор тавында узачак Сабантуйга чакыралар

28 июнь көнне шәһәр халкын Элеватор тавында 17.00 сәгатьтә узачак Сабантуй бәйрәменә чакыралар.

Чарага килүчеләрне төрле кызыклы программалар, кунаклар чыгышы һәм башкалар көтә.
"Кызыл тау" мәйданында артистларның җырлары яңгыраячак, «Земляничка» балалар театры, «Ритм» бию студиясе һәм «Замана» вокаль ансамблендә шөгыльләнүчеләр үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрәчәк. Программада  мәдәни чаралардан тыш, интерактив уеннар, спорт ярышлары, традицион көрәш тә каралган. 
Чараны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Комсомол районы хакимияте һәм «Энергетик» мәдәният сарае оештыра.

 

http://nabchelny.ru/news/32529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев