Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре дөнья чемпионатында ике медаль яулады

«Ак Барс» Көрәш сараенда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмамланды.

Дөньяның 36 иленнән 150гә якын спортчы ике көн дәвамында ирекле һәм классик стильләрдә көч сынашты.
Татарстан спортчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм турнирда 11 медаль яуладылар:
Ирекле стильдә алтын медальгә Габдеҗәлил Сөләйманов (62 кг авырлык категориясендә) лаек булды, бронза медальләрне Тимур Латыйпов (62 кг авырлык категориясендә) һәм Диләрә Латыйпова (66 кг авырлык категориясендә) яулады.
Ярышларның икенче көнендә классик стильдә Ришат Исхаков (57 кг авырлык категориясендә), Алексей Абрамов (62 кг авырлык категориясендә) һәм Ренас Кәлимуллин (82 кг авырлык категориясендә) алтын медальләр яуладылар. Көмеш медальне Ислам Фәләхов (68 кг авырлык категориясендә), бронза медальләрне Илнар Закиров (68 кг авырлык категориясендә), Динар Кәримуллин (75 кг авырлык категориясендә), Эльдар Хәмитов (100 кг авырлык категориясендә) һәм Раил Нургалиев (100+кг. га кадәр) яуладылар.
Шулай итеп, чаллылылар Ришат Исхаков һәм Эльдар Хәмитов билбау көрәше буенча Татарстан файдасына 2 медаль китерделәр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт