Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Идел буе округы кубогында медальләр яулады

Ярышларда 17 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк җитмештән артык спортчы катнашты.

Чаллы көрәшчеләре Идел буе федераль окрыгы кубогында алтын һәм бронза медальләр алды.
Нефтекамскида көрәш буенча Идел буе федераль округы кубогы узды. Ярышларда 17 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк җитмештән артык спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы составында Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады һәм командага яхшы нәтиҗәләр өстәделәр.
Ранис Гыйләҗетдинов 100 килограммнан артык авырлык категориясендә алтын медаль алды. Ринат Миңгалиев, Рөстәм Ханов, Динис Муллахмәтов, Айнур Мирзаянов һәрберсе үз категоориясендә бронза медаль алдылар.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175137/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев