Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры 1 сентябрьгә шәһәрдә өченче мегамәктәп ачарга вәгъдә итте

Яңа мәктәп Автокаланың 65нче комплексында төзелә.

1 сентябрьдә Чаллыда меңнән артык укучыга исәпләнгән өченче мәктәп ачылырга тиеш. Ул, 2017 елдан башлап, шәһәрдә ачылган шундый өченче мәктәп булачак. Автокала мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Шул ук вакытта, ул шәһәрдә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм спорт үзәкләренә ихтыяҗ аеруча зур булуын билгеләп үтте.
«Бездә 2024 елга кадәр балалар саны артуга таба барачак, шунлыктан мәктәпләр дә, балалар бакчалары да кирәк. Соңгы мәктәп 1997 елда сафка басты. 1224 укучыга исәпләнгән искиткеч белем бирү йорты төзедек – бу инде икенче мегамәктәп (2017 ел башыннан – Т-и иск.)», - дип искәртте Наил Мәһдиев.
«Тагын бер мәктәпне 65нче комплекста төзергә ниятлибез. Ягъни 2019 елның 1 сентябрендә тагын бер белем йорты ачу күздә тотыла. Һәм моның белән генә тукталып калырга ярамый», - диде шәһәр башлыгы.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181144/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев