Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләре янында куелган машиналар эвакуацияләнәчәк

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр хакимияте тиешсез урыннарда автомобильне калдыруга каршы көрәшне катгыйландырачагы турында хәбәр итте.

Бу беренче чиратта мәктәп бинасына керү юлында һәм тротуарларда машина куеп калдыручы йөртүчеләргә кагылачак.

«Мәктәп яннарында, тротуар һәм җәяүле кичүләрендә машиналар торганын еш күрәбез. Шәһәрдәшләребезнең исенә төшерәбез: сезнең дә бала арбасы белән йөрүче хатыныгыз һәм балаларыгыз бардыр. Билгеле бер культура дәрәҗәсен сакларга кирәк. Барысы да машинада подъездга ук керергә тели — алай булмый инде ул. Эвакуацияләячәкбез, узып китмибез берсен дә», — ди Илья Зуев.

 

http://maydan.tatar/chally-mekteplere-yanynda-kuelgan-mashinalar-evakuaciyalenechek/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев