Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәскәүлеләр өчен Сабан туе оештыра

Быел бәйрәм кунаклары өчен Татарстан Республикасының яңартылган «Туган авылым» мәйданчыгы әзерләнгән, анда XIX гасыр башындагы татар авылы күренеше тәкъдим ителәчәк.

Иртәгә, 2 июльдә, Мәскәүнең тарихи һәм матур урыннарының берсе  –  “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында Сабан туе үтчәчәк. Ел саен әлеге милли чара 300 меңнән артык шәһәр халкын һәм башкала кунакларын үзенә җыя.

Инде 11 ел рәттән башкала Сабан туен оештыруда Чаллы шәһәре дә зур өлеш кертә. Быел бәйрәм кунаклары өчен Татарстан Республикасының яңартылган «Туган авылым» мәйданчыгы әзерләнгән, анда XIX гасыр башындагы татар авылы күренеше тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунаклары Чаллыда һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныша алачаклар. Төп йортны бизәү «XIX гасыр башындагы татар өйләре» стилендә башкарылачак. Музей фондларыннан сандыклар, самоварлар һәм агачтан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Татар йортының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе дә оештырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары уен-бәйгеләр дә үткәреләчәк. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, ябык күзләр белән бүләкне кисеп алу, капчык белән сугышу, балык тоту, йомырка белән йөгерү, милли көрәш – әнә шулар. Гадәттәгечә, Сабантуй концерт мәйданчыкларында эстрада йолдызлары, җыр һәм бию коллективлары чыгышлары узачак.

Төп сәхнәдә Татарстан Республикасының һәм Яр Чаллы шәһәренең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары: Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Шәрәфиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Илнур Гомәров, Илгизәр Мортазин, Лилия Букеева, шулай ук популяр артистлар Айдар Рәкыйпов, Лилия Хәйруллина, Лилия Мортазина, Алинә һәм Динә Гарифуллиннар, Нияз Хаматшин, Илшат Хәмәдиев, Ольга Лахнова, Инзилә Сәлимова, Айсылу Насыйбуллина, "Болгар" бию театры, "Татарстан" бию ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм сабан туе