Яңалыклар тасмасы

Чаллы полициясе 9 балалы гаиләгә ярдәм күрсәтте

Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тугыз бала тәрбияләүче Орловлар гаиләсенә барып, хәлләрен белделәр.

Быел беренче сыйныфка аларның Роман һәм Артем исемле ике уллары бара. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы  Римма Искандрова коллегалары белән бергә  малайларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.Башка балалар да бүләксез калмады, аларга аяк киемнәре, уенчыкләр һәм киемнәр тапшырдылар.

 

http://nabchelny.ru/news/33502

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев