Шəhри Чаллы

Чаллы прокуратурасы паралич суккан кызын тәрәзәдән аткан пенсионерның эшен судка җибәрде

Ир-атны тоткарлагач, хокук саклау органнары вәкилләре шикләнелгән затның психик яктан сәламәт булу-булмавын ачыкларга булганнар.

Чаллы прокуратурасы паралич суккан кызын тәрәзәдән ташлаган пенсионерның эшен судка җибәргән. Бу турыда күзәтчелек ведомствосында хәбәр иттеләр.

27 июльдә 56нчы комплекстагы йортларның берсендә 68 яшьлек пенсионер ДЦП дан интегүче кызын беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән атып бәргән.

Ир-атны тоткарлагач, хокук саклау органнары вәкилләре шикләнелгән затның психик яктан сәламәт булу-булмавын ачыкларга булганнар. Аны суд-психиатрия экспертизасына җибәргәннәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча кызның әтисе билгеле вакытта үз гамәлләре өчен җавап бирерлек хәлдә булмавы ачыкланган. Өлкән яшьтәге ир-ат сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Зыян күрүче хәзер абыйлары тәрбиясендә, дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/19/171873/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: