Шəhри Чаллы

Чаллы прокуроры аллергик балага манту ясаган бакча хезмәткәрләрен җәзага тартуны таләп итә

«Электроник» балалар бакчасында әнисе туберкулин диагностикасыннан язмача баш тартуга карамастан балага манту ясаганнар.

Чаллы прокуратурасы балага манту ясаган балалар бакчасы хезмәткәрләренә җәза бирүне таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«86нчы балалар бакчасында тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирде», - дип сөйләде Руслан Галиев.
Элегрәк «Татар-информ» гыйнвар урталарында гаммәви мәгълүмат чаралары «Электроник» балалар бакчасында балага манту ясалуы һәм шуннан соң хәле начарлануы турында мәгълүмат бастырган иде, дип хәбәр иткән иде.
Тикшерү күрсәткәнчә, әнисе туберкулин диагностикасыннан язмача баш тартуга карамастан ир балага манту ясаганнар.
Ана бала табиб-аллергологта диспансер исәптә торуы сәбәпле манту ясатудан баш тарткан булган.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180762/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: