Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туе – 2021: бәйрәм программасы

Бәйрәмнең үткәрү программасы билгеле.

18 июнь көнне сәгать 11.00дә шәһәр ипподромы территориясендә сәламәтлекләре чикле булганнар өчен махсус бәйрәм оештырыла. Программада – концерт, халык уеннары, спорт ярышлары. Моннан тыш бәйрәмдә көрәш ярышлары да узачак, призлар-бүләкләр таратылачак. 
19 июнь көнне Яр Чаллыда Сабан туе-2021 уздырыла. Сәгать 11дә шәһәр ипподромында ат чабышы ярышларының тантаналы ачылышы үткәрелә. Ярышлар һәм халык уеннары ипподромда сәгать 11.30да башлана. Программада – ат чабышлары, волейбол, гер спорты, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, таяк, аркан тартышу, капчыклар сугышы, чүлмәк вату, бүләк кисү кебекләре каралган.  
Сабан туе бәйрәменең төп өлеше Яр Чаллы мәйданында оештырылачак. Сәгать 10нан монда «Әкият» һәм «Авылым» дип исемләнгән кече мәйданчыклар эшли башлыячак. Алар бәйрәм кунакларына төрледән-төрле күңел ачу программалары тәкъдим итәчәк. Махсус авыл мохите тудырылган мәйданчыкта кунаклар шәһәрдә яшәп килүче төрле халыклар традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша, мастер-классларда катнаша алачак. Теләге булганнар чын авыл амбарына кереп, авыл тормышы белән якыннанрак та танышып чыга алачак. 
Сәгать 11дә үзәк мәйданда «Сабан туеның милли бизәкләре» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша оештырылачак. Монда барысы бергә 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗат коллективлары, урта-махсус һәм белем бирү мәктәпләре укучылары да бар. 
Сәгать 12дә үзәк мәйдан территориясендә халык уеннары һәм ярышларга старт биреләчәк. Программада гер спорты, йөгерү, куллар белән балык тоту, вертикаль баганага менү, дилбегә тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчыклар сугышы, таяк, аркан тартышу, селкенеп тора торган баганага менү, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыкта бүләк эзләү, олы агач төпләрен еракка ыргыту, утын әзерләү кебекләре каралган. Шулай ук бу вакытта паруслы спорт буенча Россия Яшьләренең V Җәйге Спартакиадасына да старт бирелә. Шәһәрдәшләребезне искиткеч матур тамаша көтә. Паруслы спор ярышларында бөтен Россиядән булган 150дән артык спортчы катнашыр дип планлаштырыла. Ярышлар сәгать12дә башлана. 
Сабантуйның иң көтеп алынганы, ул әлбәттә, татар-башкорт милли көрәш ярышлары. Үзәк мәйданда Сабан туе бәйрәменең абсолют батыры исеменә Татарстаныбызның иң көчле көрәшчеләре бил алышачак. Бүләккә, күркәм традиция буенча, олы сарык тапшырылачак.  
Кичке Сабантуй шулай ук бик мавыктыргыч һәм бик кызык булыр дип көтелә. Яр Чаллы шәһәренең Үзәк мәйданы төп сәхнәсендә популяр артистлар һәм иҗат коллективлары, шулай ук «Күңел» радиосы хезмәткәрләре чыгыш ясыячак. Концерт өлешендә шәһәрдәшләребезгә үзләренең иң матур җырларын Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Гөлназ Асаева, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер SAX, Ришат Фазлиәхмәтов, «Казан егетләре» төркеме, ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев бүләк итәчәкләр.         
Сабан туе сәгать 22:00 бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу