Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы салым инспекциясе контроль-касса техникасын тикшерә

Ел башыннан салым хезмәте базарларда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда намуссыз сатуны булдырмау һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген үтә күренмәле итү буенча тармак проектларын гамәлгә ашыруга кереште.

Проектларның максаты - сәүдәне һәм җәмәгать туклануын акчаның күләгәдәге әйләнешеннән чистарту, һәм эшчәнлекне алып бару өчен тигез шартлар тудыру. Чара ике төп этапка бүленгән иде: мәгълүмати өлеш һәм турыдан-туры контроль.
Проектлар стартында салым хезмәткәрләре эшмәкәрләргә, әгәр закон таләп итсә, кулланучылар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында мәгълүмат бирде, шулай ук базарларда сәүдә объектларына инвентаризация үткәрделәр һәм тармак үзенчәлеген бәяләү, кагыйдәләр турында сөйләү өчен, җәмәгать туклануы предприятиеләре турында мәгълүмат тупладылар.
Бүгенге көндә салым хезмәте хезмәткәрләре, исәп-хисап ясаганда кассаны кулланырга теләмәүчеләр яки аны бозып кулланучылар турында мәгълүматлар туплап, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларына тикшерүләр үткәрә башладылар.
Онлайн-кассаларны куллануга күчү программа продуктлары ярдәмендә контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны үтәүне дистанцион контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Кулланыла торган кассаларның программа мониторингы исәптәге аномалияләрне һәм бозылу ихтималы зур булган объектларны күрсәтә.

Фото: yandex.ru    nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым