Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы сәнәгать зонасында керамик плитә склады яна

Янгын бүген көндезге сәгать икедән соң Казан проспектында чыккан.

Чаллы сәнәгать зонасында керамик плитә склады яна.

Бүген, 14.34 сәгатьтә янгын сагы номерына Казан проспектында 242/3 йортында янгын чыгу турындагы хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына Чаллы гарнизоны хезмәткәрләре килгән. Янгын 1000 кв.метр мәйданлы бинада чыккан, анда керамик плитәләр склады булган.

Янгын зыян китергән мәйдан күләмен һәм янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр юк.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев