Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары һәм мәктәп укучылары җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаша ала

Яшьләрне эш белән тәэмин итүне «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» тәэмин итә. Алар шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре белән кадрларга булган ихтыяҗларны ачыклау буенча эш алып бара. Вакансияләр турында мәгълүмат көн саен Вконтакте социаль челтәренең "Работа для молодежи" төркемендә урнаштырыла.

Биредә 14-35 яшьтәгеләр өчен актуаль вакансияләр бар. Быел эш эзләү буенча 1115 кеше мөрәҗәгать иткән, 67% тан артыгы эшкә урнашкан.
Шулай итеп, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш колледжының «Комбат» студентлар төзелеш отряды «Евростиль», «Домкор», «Камазэнергоремонт» һ. б. төзелеш компанияләре объектларында хезмәт куя.
«Ерак араларга йөрүче вагон проводнигы» отряды Россия тимер юллары поездларына хезмәт күрсәтә. Яр Чаллы педагогия көллияте һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары республика һәм шәһәр лагерьларында, шулай ук Кара диңгез ярында федераль әһәмияттәге лагерьларда эшлиләр.
Шулай ук 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә вакытлыча эшкә урнаштыру эше алып барыла. Хезмәт хакын исәпләү РФ хезмәт кодексының 271 статьясы нигезендә башкарыла. Шулай ук балигъ булмаганнарга Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән 2250 сум күләмендә матди ярдәм түләнә.
"Җәйгә эшкә урнашырга теләүчеләргә Студентлар хезмәт отрядлары үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип аңлатты яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов.

http://nabchelny.ru/

Фото: ust.tatartrud.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял