Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы ТЭЦы гүзәле» титулына кем лаек булыр? - ФОТОЛАР

«Алар үзләре турында сөйләделәр, мода һәм иҗади номер күрсәттеләр», – ди социаль хезмәтләр буенча белгеч Миләүшә Гыйльмиярова.

Чаллы ТЭЦында яшьләр белән эшләүгә, аларның талантларын үстерүгә игътибар зур. Биредә профсоюз оешмасы хезмәткәрләрнең ялын күңелле уздыру өчен төрле чаралар үткәрә. Ел саен үзләренең ял базасында Сабан туе да гөрләп уза. Быел ул 10 июньдә була.

Ә аңа кадәр коллективтагы иң матур кызны ачыклау максатыннан бәйге узды. Анда финалга 9 кыз чыкты. Менә алар: химия цехы инженеры Регина Казакова,  котельный цехы машинисты  Анастасия Курило, инженер-химик Анна Кожевникова, ягулык цехы технигы Ләйсән Бәдретдинова, техник хезмәт күрсәтү цехы хезмәткәре Венера Семенова,  турбина цехы машинисты Оксана Теплых, дәвалау-сәламәтләндерү комплексы массажисты Мария Мышкина, АСУ цехы инженеры Ольга Сергеева, химия цехы лаборанты Лиана Хисмәтуллина. «Төрле һөнәр ияләрен башкаручы кызларны талант һәм көндәшлеккә сәләтле булу сыйфатлары берләштергән. Алар үзләре турында сөйләделәр, мода һәм иҗади номер күрсәттеләр», – ди социаль хезмәтләр буенча белгеч Миләүшә Гыйльмиярова.

Кызларның талантына һәм осталыгына директор урынбасары Анатолий Артемьев җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. ТЭЦ Сабан туенда номинацияләр буенча җиңүчеләр һәм коллективтагы иң чибәр кызның исеме билгеле булачак. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс сабан туе