Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы-ТВ»га – 30, «Күңел»гә – 25!

«Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе оешуга – 30, «Күңел» радиосына 25 ел! Шәһәр матбугат дөньясында саллы урын алып торган бу редакцияләрнең бәйрәме шәһәрдәшләребез өчен зур вакыйга.

Данлы тарихы, ихтирамга лаек кешеләре булган Чаллыда татар телендә чыгучы матбугат чаралары да алар. Телевидение, радио хезмәткәрләре халыкны мәгълүмат белән тәэмин итүдә, тәрбияләүдә беренче көннән башлап зур көч куя.

«Чаллы-ТВ» һәм «Күңел» радиосына нигез салучы, оештыручы – Рахман Шәфигуллин. Аның җитәкчелегендә Чаллы телевидениесендә һәм радиосында төрле юнәлешләрдә республика дәрәҗәсендә иң рейтинглы тапшырулар чыгып килде. «Чаллы-ТВ»да һәрвакыт яңалыклар программалары көчле булды. Аның үз иртәнге тапшыруы бар иде. Моннан тыш, халык яратып карый торган «Кыйбла», «Тормыш мизгелләре», «Сабак», «Ачыктан-ачык сөйләшү», «Чал тарихлы кала» һәм башка күп төрле популяр тапшырулар мәйданы булды ул.

Чаллы телевидениесенең үзенең күпсанлы фидакарь хезмәткәрләре – йолдызлары бар иде. Телевидение аларның да һөнәри осталык, шәхес сыйфатлары туплау мәктәбе булды.

Заманалар үзгәрә, икътисадый кризис матбугат өлкәсенә дә кагылмый калмады. Бүген «Чаллы-ТВ»да тапшырулар азайды, күбрәк яңалыклар программалары, социаль челтәрләрдәге эшчәнлеккә аерым игътибар бирелә.

Бәйрәм уңаеннан оештырылган «Зур юбилей концерты»нда «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та катнашты. Ул коллективны котлап хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Шундый ук мактау, хөрмәт сүзләре «Күңел» радиосы хезмәткәрләре адресына да яңгырады. «Күңел» – бүген республика радиоларына үрнәк итеп куярлык заманча эш алымнарын үзләштергән, тыңлаучылар күңелен яулау өчен фидакарь эшли торган редакция. Аны радиода озак еллар хезмәт куючы, оста оештыручы Лилия Мәхмүтова җитәкли. 

Юбилейлар уңаеннан сәхнәдә чыгыш ясаган эстрада артистлары Дәниф Шәрәфетдинов, Асаф Вәлиев, Илсөя Бәдертдинова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу хәм Азат Фазлыевлар, Ильмира Нәгыймова, Лилия Хәмитова, Гүзәл Уразова һәм башкалар бәйрәмне тамашачылар күңеленә хуш килерлек, озакка истә калырлык итте.

Резидә Юсупова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев