Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Республика Яңа ел чыршысына киттеләр

Чаллының 300 укучысы Республика Яңа ел чыршысында катнашачак.

 Алар – мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм активистлары, олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары һәм башкалар. Быел Республика Яңа ел чыршысы 18 нче тапкыр узачак. Традиция буенча бәйрәм программасы Казанда «Татнефть-арена»да оештырыла. Быел балаларга «Әкиятнең кайтуы» исемле тамаша күрсәтеләчәк. Аның төп геройлары - яраткан татар һәм рус әкиятләренең барлык персонажлары һәм Кар Кызы белән Кыш Бабай. Бәйрәмдә катнашучыларга яхшы һәм бәхетле финал белән тәмамланучы искиткеч тамаша тәкъдим ителәчәк. Тамаша 1000гә якын артист, эстрада җырчылары, спортчылар, республиканың танылган иҗат һәм спорт коллективлары катнашында үткәрелә.
Төрле елларда Татарстанның төп Яңа ел чыршысына IOWA Төркеме, Егор Крид, Нюша, Алексей Воробьев, шулай ук «Голос» шоуында катнашучылар һәм башкалар килгән иде. Быел кунаклар каршында Россиянең  эстрада җырчысы һәм телевизион алып баручы,  5sta Family төркеменең элекке җырчысы, “Йолдызлар фабрикасы- 5” финалисткасы Юлианна Караулова чыгыш ясаячак. Ул күпләргә «Син андый түгел», «Маяк», «Орбитаныкылар түгел» композицияләре буенча билгеле.
Балаларны сәяхәт вакытында полиция һәм медицина вәкилләрен санамыйча, 30 кеше озатып йөриячәк. Чит шәһәрләрдән килгән укучылар һәм аларны озатып йөрүче педагоглар өчен Казанның мәктәп ашханәләрендә кайнар туклану оештырылган. Шулай ук һава торышы начар булган очракта, алар өчен кунакханәләрдә яшәү урыннары калдырылган.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34841

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев