Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары спорт туризмы буенча ярыштылар

Автокаланың Гренада паркында «Турист Х» шәһәр спорт туристлык беренчелеге узды һәм «Скейт-парк» экстремаль спорт төрләре мәйданчыгы ачылды.

«Турист Х» катнашучылары спорт ориентациясе, туристлык полосасы, фигуралы йөртү, триал, эстафета йөгереше, туристик төеннәре кебек этаплар узды. Ярышларда яшүсмерләр клубларының 11 командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: 12-15 яшь категориясендә: 1 урын – «Романтиклар»; 2 урын – «Вега»; 3 урын – «Н. Кайманов исемендәге Кадет мәктәбе». 16-18 яшь категориясендә: 1 урынны – «Романтиклар»; 2 урынны – «Бригантина»; 3 урынны – «Юность» командалары яулады.Мәйданчыкны ачу кысаларында самокатта узыш, bmx һәм скейтборд буенча ярышлар узды

 

http://nabchelny.ru/news/33748

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев