Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучыларын БДИ үткәрүдә үзгәрешләр көтә

Чаллы укучыларын кайбер фәннәр буенча БДИ процедурасында мөһим үзгәрешләр көтә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Яңалыклар рус теле, математика, җәмгыять белеме, тарих, чит телләр кебек фәннәргә кагылачак.

"Рус теле буенча БДИга иншаны язганда шаблоннарны үзләштерүне булдырмау өчен контроль-үлчәү материалларына чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңа текст кертелә. Функциональ, мәгънәле уку тикшерелә. Чыгарылыш сыйныф укучысы авторның позициясен формалаштыра, башлангыч текст мәсьәләсе буенча аның позициясен белдерә. Шулай ук укучының текстка таянып нигезли белүе тикшерелә", - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.
Шулай ук ул математикадан БДИ үткәрү тәртибенә дә мөһим үзгәрешләр кертелүен хәбәр итте: "2019 елда чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бары тик бер генә дәрәҗәдә генә тапшыра ала: база яки профильле. Имтиханны яңадан тапшырырга туры килсә, ул гаризасында профильне тапшыруын, хәзер базаны тапшырачагын күрсәтергә тиеш".
Җәмгыять белеме буенча биремнәр формулировкасы камилләштерелде. Бу – кечкенә инша, план төзү һәм башка системалар, алар йорт әзерлекләрен куллануны төшереп калдыруга юнәлдерелгән. Тарих буенча БДИда катнашучы сорауга җавап урынына тарихи чыганакның бөтен текстын исәпкә ала торган хәлләрне булдырмау өчен биремнәрне үтәү буенча өстәмә күрсәтмәләр кертеләчәк. Чит телләр буенча белемнәрне тикшерүдә иншаның икенче, альтернатив темасы – «Минем фикерем» варианты барлыкка киләчәк. 
БДИ вакытыннан алда 20 марттан 10 апрельгә кадәр барачак. Яр Чаллыда вакытыннан алда имтихан үткәрү пункты 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе булачак. Республика буенча 1 мартка барлыгы 17 816 катнашучы гариза биргән, алар дәүләт йомгаклау аттестациясен үтәчәкләр. Шуларның 16 395е-мәктәпне тәмамлаучылар, 1086ы – узган еллардагы чыгарылыш укучылары, 329ы – урта һөнәри белем алучылар, 244е – физик мөмкинлекләре чикле укучылар.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35566

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев