Чаллыда укытучылар да урлый
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укытучылар да урлый

Әлеге хәл шәһәрнең белем бирү оешмасында булган.

Полиция бүлегенә 35 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул үз фатирында 16 мең сумның юклыгын ачыклый. Иң кызыгы шунда: фатирны ачкыч белән ачканнар, ишеге ватык түгел. 

Тикшерү эше барышында акчаларны зыян күрүченең хезмәттәше урлаганы ачыклана. 32 яшьлек хатын-кыз чит кеше сумкасыннан ачкычны урлый. Көпә-көндез ул зыян күрүченең өенә барып, акчасын ала һәм үз кирәк-яракларына тота. 

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында гаепләнүче шәһәрдән китмәү турында подписка астында булачак.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев