Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысына митинг оештырган өчен 12 мең сум штраф салынды

Чаллы шәһәре мәхкәмәсе 9 сентябрьдә пенсия реформасына каршы митинг уздырган тарих укытучысы Раушан Вәлиуллинга 12 мең сум күләмендә штраф салды.

Вәлиуллин 9 сентябрьдә пенсия яшен арттыруга каршы урам чарасын оештыру тәртибен бозуда гаепле дип танылган. Бу хакта активистның яклаучысы Рузил Мингалимов хәбәр итте дип яза "Idel.Реалии".

14 сентябрь Чаллы полициясе тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинны мәктәптә кабат тоткарлап мәхкәмәгә алып китте.

Моңа кадәр аны 12 сентябрьдә дәрес вакытында тоткарлап алып киткәннәр иде. Әмма мәхкәмә эшне кире полициягә кайтарды.

Беренче тапкыр активистны полиция бүлегенә 9 сентябрь алып киләләр. Аны пенсия реформасына каршы килештерелмәгән митинг оештыруда гаеплиләр. Соңрак гаепләү маддәсе үзгәртелә. Вәлиуллинга хәзер белдерү хаты тапшырмый гына каршылык чарасы уздыру гаебе тагыла.

27 августта Раушан Вәлиуллин, Андрей Чванов, Илмир Шәкүров һәм Дмитрий Тетерин Чаллы шәһәр башкарма комитетына 9 сентябрьдә пенсия реформасына каршы митинг уздыру турында белдерү хаты керткән иде. Мэрия, иминлек чаралары турында язылмаган дип, мөрәҗәгатьне килештермәде. Активистлар белдерүне төзәтеп, янә мэриягә кертте. Бу юлы да түрәләр хатны кире какты. 9 сентябрьдә митинг планлаштырылган урында башка чара булачак диелде, "Строитель" стадионы янындагы мәйдан тәкъдим ителде. Белдерү хатында Җиңү паркы соралган иде. Активистлар тәкъдимне кире какты һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә шәһәр хакимияте ягына басты.
9 сентябрьдә митинг барыбер Җиңү паркында оештырылды. Илмир Шәкүров һәм Андрей Чвановка карата мәхкәмә эше инде узды. Чванов 15 мең сум, Шәкүров 10 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

 

https://www.azatliq.org/a/29490036.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев