Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында ике «КАМАЗ» бәрелешкән, бер йөртүче кабинада кысылып калган

Йөк машиналары Сарманнан Чаллыга таба хәрәкәт иткән. Бер машина кинәт тормозга баскан, икенчесе килеп бәрелгән.

Чаллы янында бер юнәлештә хәрәкәт итүче «КАМАЗ»лар бәрелешкәч бер йөртүче кабинада кысылып калган. Бу турыда «Татар-информ»ның автошәһәрдәге үз чыганагы хәбәр итә.

Бүген Сарман-Чаллы юлының 29 километрында 8.00 сәгать тирәсендә йөк машиналары һәлакәткә очраган.

Башкортстаннан килгән «КАМАЗ» кинәт тормозга баскан, ә арттан килгән «КАМАЗ» йөртүчесе дистанция сакламаган һәм беренче йөк машинасына килеп бәрелгән.

«Бәрелешкәч автомобиль кабинасы яньчелгән, йөртүче кысылып калган. Аны коткаручылар чыгарган. Зыян күргән йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасында Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр. Әлегә ни дәрәҗәдә имгәнүе билгеле түгел», — дип сөйләде агентлык хәбәрчесе. 

 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X