Чаллы янындагы трассада җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы трассада җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган

Юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә Чаллы – «Искра» бакчачылык җәмгыяте трассасында булган.

Hyundai автомобилен исерек хәлдә идарә иткән 53 яшьлек Удмуртия кешесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Бу хактагы мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына Автокаладагы үз хәбәрчесе җиткерде.

«Машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Ул Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылды», - дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев