Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ЮХИДИ инспекторлары кабат форма алыштырды - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Бу юлы спорт костюмына һәм бары берничә сәгатькә.

Чаллыда ЮХИДИ инспекторлары арасында иптәшләрчә футбол матчы узды. Анда шәһәребезнең автоинспекция хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасы Эчке эшләр ЮХИДИ хезмәтенең махсус батальоны командасы көч сынашты. Уен соңгылары файдасына 4:6 исәбе белән тәмамланды. Чара 2 июльдә үтәчәк Дәүләт автоинспекциясе көненә багышлана.

Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков барлык катнашучыларга матур уен өчен рәхмәтен белдерде. "ЮХИДИ инспекторлары спорт белән даими рәвештә шөгыльләнә. Атнаның һәр чәршәмбесендә алар футбол кырында әзерлек уеннары да үткәрә. Матч үтәсе мәйданны да, тиешле таләпләргә туры китереп, үзләре булдырдылар", - диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев